news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казанда ачыклана

Татарстан районнары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга җыелган укытучылар туган телне укыту осталыгы белән уртаклашты.

Россиядә елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казанда ачыклана
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесенең финал этабына Татарстан һәм Россиядән алты туган тел һәм әдәбият укытучысы узган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина сүзләренчә, 2016 елда төбәкләрдән биш катнашучы булса, быел унике татар теле һәм әдәбияты укытучысы килгән. Дүрт этап үткәрелгән: дәрес күрсәтү, сыйныф сәгате, педагогик остаханә һәм мастер-класс. Финалга үткән укытучылар Татарстан мәгариф министры белән берлектә матбугат очрашуында катнашты.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бәйгедә катнашкан укытучыларга туган телне үстерүдә мөгаллимнәр алдында зур бурычлар торуын әйтте. «Әгәр милләтнең туган теле онытыла икән, милләт тә юкка чыга. Максатыбыз — туган телне саклау, аның кулланышын арттыру. Укытучылар бу эштә зур эш башкара ала», — диде министр.

Матбугат конференциясендә министр укытучыларның хәзерге җәмгыятьтә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының тоткан урынын бәяләвен сорады.

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова фикеренчә, татар теле укытучысы дәрес аңлатучы гына түгел, ул — тәрбияче дә. «Укучыны тәрбияләүдә әти-әни, укытучы, мәктәп бердәмлеге булган очракта татар телен саклау мөмкинлеге артыр», — диде.

Башкортстан Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова ана теле укытучысының тоткан урыны башка укытучылар арасында бер башка югары дип саный. «Мин — күп җырлар авторы да. Укучылар килә икән, алар „башта җырлап күрсәтегез“, диләр. Дәрестә җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез, милли мәдәниятне күтәрәбез», — диде укытучы.

Укытучыларның өй эшләренә мөнәсәбәте, нинди заманча укыту технологияләрен файдалануы турында да сораулар бирелде. Казанның 2нче лицее укытучысы Рамил Ибатуллин укучыларга креатив өй эшләре бирүен әйтте. «Рус төркемнәрендә татар телен укытам, балаларга аралашу, сөйләм телен үстерә торган биремнәр бирәм. Алар видео төшерә, төрле платформаларда уеннар уйлап таба. Информацион технологияләрне куллану балаларда яңа белемнәр алуга кызыксыну уята», — диде ул.

«Укытучылар — дөньяда иң бәхетле кешеләр, чөнки без киләчәк буынны тәрбиялибез. Укытучы һөнәрен сайларга, бу эштән курыкмаска, максатка ирешергә киңәш итәм», — диде очрашуда Галия Корбанова.

  • Укытучылар белән очрашу Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә үтте. Бүген Ленин исемендәге мәдәният йортында җиңүчеләр игълан ителәчәк.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесе 2016 елдан бирле үткәрелә. Бәйгедә Татарстан һәм Россиядән татар теле укытучылары катнаша. Россия төбәкләре өчен конкурс читтән торып, Татарстан укытучылар өчен зоналарга бүлеп уздырыла. Конкурсны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100