news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Tatar Speech» татар теленә синхрон тәрҗемә сервисы эшли башлады

«Tatar Speech» татар теленә синхрон тәрҗемә сервисы эшли башлады
Фото: tatarspeech.dtc.tatar сайтыннан скриншот

RuTube, YouTube хостингларында төрле телләрдәге видеоларны синхрон рәвештә татарча тавышландырып тәрҗемә итү сервисы эшли башлады. «Tatar Speech» сервисын әлеге сылтама аша йөкләп була.

«Хәзерге вакытта әлеге сервис бета-тестирование уза (продукциянең әзер версиясен интенсив куллану). Сервис камилләшсен өчен күпме вакыт узарга тиешлеген әйтә алмыйм, бу ресурсларга бәйле. Сервисны Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән хезмәттәшлектә эшлибез. Беренче чиратта, ул белем бирү оешмаларына камилләштереп эшләнер дип уйлыйбыз», - диде Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин.

Аның әйтүенчә, синхрон тәрҗемә итү сервисында ир-ат, хатын-кыз тавышларын сайлау мөмкинлеге булачак.

  • Искәртеп үтик, татарча тавышны текстка әйләндерә торган сөйләмне танып белү синтезы эшли башлаганы турында язган идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot