news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамәли семиотика институты татарча тавышны текстка әйләндерә торган сервис булдырган

Гамәли семиотика институты татарча тавышны текстка әйләндерә торган сервис булдырган

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин татарча тавышны текстка әйләндерә торган сөйләмне танып белү синтезы эшли башлаганын әйтте. Сөйләм синтезын хәзерге вакытта speech.tatar сайтында кулланып була.

«Сайтны биш ел дәвамында эшләдек. Сервис ясалма интеллект технологияләре белән бәйле. Нейрочелтәрләрне өйрәтү өчен күләмле база кирәк. Әйтик, сөйләм базасы. Сервис камил эшләсен өчен якынча 500 сәгатьтән артык сөйләм төре тупларга кирәк. Монда күптөрле тавышлар булырга тиеш: диалектлар, төрле яшьтәге кешеләрнең тавышы, төрле дикцияләр», - диде Ринат Гыйльмуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, җайланмалар да роль уйный. «Кемдер смартфоннан сөйли, кемнеңдер микрофоны бар. Сөйләмнәр төрле шартларда яздырыла ала. Мәсәлән, җәмәгать транспортында барганда, урамда, өйдә, мәктәптә, базарда һ.б. Бу бөтен әйберне исәпкә алып эшләнә торган эш», - диде ул.

Гамәли семиотика институты директоры сөйләм синтезын кирәкле дип саный.

«Аны күптөрле өлкәдә кулланып була. Мәсәлән, журналистлар эшен ул күпкә җиңеләйтә алыр иде. Сервисны киләчәктә Телеграм-бот буларак та кулланылышка кертергә уйлыйбыз. Шулай ук, RuTube, YouTube видеохостингларында татарча контент ясарга булышачак: русча видеолардагы сөйләмне шул ук мизгелдә татар теленә тәрҗемәсендә татарча сөйләм буларак яңгырата алачак. Моны Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән хезмәттәшлектә эшлибез», - диде ул.

Ринат Гыйльмуллин фикеренчә, татарча сөйләм синтезын киләчәктә ясалма интеллект ярдәме белән колл-үзәкләрдә дә кулланып булачак. «Мәсәлән, татар телендә ясалма интеллект ясарга була. Кеше ясалма интеллект белән сөйләшергә тиеш була, шуңа күрә сөйләм, тәрҗемә технологияләре кулланылачак. Киләчәктә татар сөйләме тренажерын булдыруны да максат итеп куйдык. Тренажерны татар телен камилләштерергә теләүчеләр куллана алачак. Алга таба синхрон тәрҗемә ясау мәсьәләсе дә тора», - диде институт директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100