news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар шигъриятен рус теленә тәрҗемә итүче шагыйрь Борис Вайнер 70 яшен билгеләп үтә

Язучының юбилей кичәсе 25 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында үткәрелә.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бик күп татар язучыларын рус теленә тәрҗемә иткән язучы, балалар шагыйре Борис Вайнер 70 яшьлек юбилеена әзерләнә. Язучының юбилей кичәсе 25 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында үткәрелә. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Кичә 17.00 сәгатьтә башлана.

Программада – автор үзе һәм артистлар башкаруында шигырьләр, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр, мультфильмнар һәм видеоклиплар.

Борис Вайнер – күренекле татар язучысы Гариф Ахуновның кияве, рус телендә иҗат итүче шагыйрә Наилә Ахунованың ире.

“Борис Вайнер халкыбызга зур хөрмәт белән белән караучы язучы. Ул Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатыйх Кәрим, Шәүкәт Галиев, Рөстәм Мингалим, Харрас Әюпов, Равил Фәйзуллин кебек шигыйрьләребезнең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итте. Курчак театры өчен Гөлшат Зәйнашева әкиятен хәтерлим”, - ди Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.

Тагын бер мөһим мәгълүмат. Арчада куелган “Әлифба” һәйкәлендә халык шагыйре Разил Вәлиевнең әлифбага мәдхиясе татар телендә һәм рус телендә уеп язылган. Рус телендәге тәрҗемә авторы – Борис Вайнер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100