news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар кызы” бәйгесе старт биргән тагын бер конкурс төбәкара статусын алган

“Нәни энҗеләр” бәйгесе төбәкләрдә дә уздырыла башлаячак”, - диде Лена Колесникова.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татар кызы” халыкара бәйгесенең “туганы” – “Нәни энҗеләр” конкурсы быел төбәкара статуска ия булган. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Татар кызы-2018” бәйгесен оештыруга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Татар кызы” бәйгесенең берничә ел элек “кечкенә сеңлесе” барлыкка килде. Ул конкурс “Нәни энҗеләр” дип атала. Быел ул төбәкара бәйге статусын алды”, - диде халыкара “Татар кызы” бәйгесенең президенты Лена Колесникова.

Лена Колесникова сүзләренчә, шул уңайдан быел Чиләбедә беренче тапкыр семинар уздырылган. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән әлеге конкурсны оештыручылар җыелган.

“Берничә елдан “Нәни энҗеләр” конкурсына багышланган матбугат очрашуына җыелсак та гаҗәпләнмим. Бу бәйгенең дә киләчәге бар”, - диде Лена Колесникова.

  • “Нәни энҗеләр” бәйгесендә 7 яшьтән алып 10 яшькәчә кызлар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100