ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Татар кызы” фестиваленең ярымфиналы, быелдан башлап, гел Казанда узачак

13 ноябрь 2018, 12:34 , Фото: Михаил Захаров

“Татар кызы” фестиваленең ярымфиналы, быелдан башлап, гел Казанда узачак “Татар кызы” бәйгесе быел беренче тапкыр Казанда, 16 ноябрьдә, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татар кызы” халыкара бәйгесенең ярым финал өлеше, быелдан башлап, ел саен Казанда узачак. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында әлеге бәйгене оештыруга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Кунакчыл Казан ел саен ярымфиналистларны кочак җәеп каршы ала. Кызларны кул эшләре, аш-суга осталык, интеллектуаль яктан сынау буенча бай программа әзерләнә. Шул ук вакытта алар Казанның күркәм урыннары, Татарстан һәм татар халкы тарихы белән дә таныша”, - диде халыкара “Татар кызы” бәйгесенең президенты Лена Колесникова.

Лена Колесникова сүзләрен “Татар-информ” хәбәрчесенә Халыкара “Татар кызы – 2018” конкурсының пиар-менеджеры Гүзәлия Гыйниятуллина да җөпләде.

“Бәйгенең финалы кайсы гына шәһәрдә булмасын, барлык төбәкләрдә җиңгән кызлар август башында ярымфиналга Казанга җыелачак. Казан ул - татарларның башкаласы. Ярымфиналга һәм финалга чыккан кызларга татар тормышы ныграк сеңсен, бу тормышны үзләре аша үткәрсеннәр өчен кирәк бу”, - диде Гүзәлия Гыйниятуллина.

Бәйгенең ярымфиналына чыккан кызларга изге Болгарга бару, кулинар этапта көч сынашу, тарих буенча тестлар үтү кебек биремнәр каралган.

“Татар кызы” бәйгесе быел беренче тапкыр Казанда, 16 ноябрьдә, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10