news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар кызы – 2026» бәйгесе катнашучылары татар телен камил белә

«Татар кызы – 2026» бәйгесе катнашучылары татар телен камил белә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Халыкара «Татар кызы – 2026» конкурсында катнашучылар белән эшләү буенча координатор Алсу Дәүләтшина бәйгегә килүчеләрнең телне белү дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

«Безнең бәйгедә яшь регламенты буенча 18дән 27 яшькә кадәрге кызлар чакырыла, быел күбесенчә 22-23 яшьлекләр катнаша. Кызларның татар телен белү дәрәҗәсе бик яхшы: анкеталарын җыеп карагач, барысы да татарча аңлый, сөйләшә, телне камил дәрәҗәдә белә, дигән нәтиҗәгә килдек. Июльдән башлап кызлар белән гел элемтәдә тордык, аларга һәрьяклап ярдәм иттек. Бәйгебез күләмле, 26 кызыбыз була. Минемчә, кызлар быел бик көчле, шуңа күрә финалга аларны сайлап алу кыен булыр», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Алсу Дәүләтшина шулай ук бәйгенең яңа этаплары һәм катнашучыларның активлыгы турында да сөйләде. «Быел яңа этап кертелде, кызлар куркусыз, барысы да әзерләнеп килгән. Нинди этап булса да – спорт этабымы, проектлар яклаумы – бик теләп катнашалар. Кызлар бәйгегә алдан ук әзерләнә башлап, үз төбәкләрендә, социаль челтәрләрдә проектларын күрсәтте. Шуңа күрә бу этап иң кызыклысы булачак», – дип өстәде ул.

Халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин катнашучыларның милли аң һәм тел дәрәҗәсе елдан-ел үсә баруын искәртеп үтте.

«Елдан-ел әзерлек көчәя, чыннан да кызларыбыз кая килгәннәрен аңлап килә. Шунысы сөендерә: ниндидер бәйге дип кенә катнашмыйлар. Тел ягыннан да камилләшә баралар. Бу – «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе эшчәнлегенең дә нәтиҗәсе», – диде ул.

Алмаз Хәлиуллин шулай ук элеккеге катнашучыларның бәйгене үстерүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтте. «Бу – финалда узган елларда катнашкан кызларның да нәтиҗәсе. Шундый матур традиция бар: алар үз теләкләре белән төбәкләренә кайтып, «Татар кызы»ның төбәкара этабын уздырырга зур өлеш кертәләр. Быел төбәкләрдә кызлар бик җитди әзерләнгән, яңа формулалар, проектларны яклау төбәкләрдә дә кертелде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot