Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар кызы - 2018" бәйгесе Татарстанда узачак
Бу хокукны республикага Гөлназ Гатина китерде.
(Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 2018 елда "Татар кызы" халыкара бәйгесе Татарстан Республикасында узачак. Бүген "Татар кызы - 2017" конкурсында җиңгән Гөлназ Гатина туган төбәгенә шундый хокук китерде. Кагыйдәләр буенча, бәйгенең финал этабы былтыргы җиңүченең туган төбәгендә уза.
Исегезгә төшерәбез, "Татар кызы - 2017" бәйгесе финалы Уфаның мең кеше сыйдырышлы "Башкортостан" концертлар залында узды. Конкурста Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 кыз ярышты. Алар туган телне, гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын белүдә һәм, әлбәттә, гүзәллектә көч сынашты. Кызларның осталыгын, белемен һәм матурлыгын Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җитәкчелегендәге жюри бәяләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз