ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Татар дөньясы

Уфа "Татар кызы - 2017" халыкара бәйгесен кабул итә

24 октябрь 2017, 14:40 , Фото: Рамиль Гали

Уфа Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән 12 кыз көч сынашачак.
(Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Башкортстан башкаласы Уфада "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесенең финал этабы уза. Бәйрәм тамашасы шәһәрнең "Башкортстан" концертлар залында 18 сәгатьтә башланачак.
 
Халыкара бәйге кагыйдәләре буенча, бәйгенең финал этабы былтыргы җиңүченең туган төбәгендә уза. Былтыр Башкортстан вәкиле Эдельвейс Ихсанова җиңгән иде. Шуңа күрә быелгы бәйгене Уфа кабул итә. 
 
 
Хәзер "Башкортстан" концертлар залы сәхнәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән 12 кыз көч сынашырга әзерләнә: алар туган телне, гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын белүләрен күрсәтергә һәм төрле сынаулар узарга тиеш була. 
 
Финалда ярышучы кызлар башта үз төбәкләрендә сайлап алу турларында җиңгән. Ярымфинал этабы исә Казанда 20-23 сентябрь көннәрендә үтте. Финалда 12 кыз ярыша - Əлфия Садыйкова (Əстерхан өлкәсе), Регина Равилова (Башкортстан Республикасы), Сеит-Əблаева Адэль (Кырым Республикасы), Гөлназ Сәлташева (Ленинград өлкәсе), Динара Искәндәрова (Оренбург өлкәсе), Назлыгөл Насыйрова (Удмуртия Республикасы), Диана Бакирова (Свердловск өлкәсе), Гөлназ Гатина (Татарстан Республикасы), Алсу Халимдарова (Ульяновск өлкәсе), Рузалина Туктарова (Чиләбе өлкәсе), Розалия Исхакова (Казахстан), Диана Авернина (Мәскәү). Финалда җиңгән татар кызына күчеп йөри торган таҗ һәм кыйммәтле бүләк биреләчәк.
 
Бәйгенең махсус кунагы - Татарстанның атказанган артисты, "Голос" телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова булыр дип көтелә. Бәйрәмдә шулай ук татар сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Тамашаның сценарий авторы - Ландыш Әбүдәрова.
 
Бәйгене тамаша кылырга килгән кунаклар арасында Алтай өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Пенза өлкәсе, Төмән өлкәсе, Казахстаннан вәкилләр бар. 
 
"Татар кызы" бәйгесе 2011 елдан үткәрелеп килә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды. 
 
Бәйгенең төп максаты — халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр