news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсендә XIII гасыр кабер ташы тәкъдим ителгән

Күргәзмәдә 1946 һәм 1949 елгы әлифбаларны да күрергә мөмкин.

«Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсендә XIII гасыр кабер ташы тәкъдим ителгән
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Милли музейдагы «Татар китабының глобаль дөньясы» дигән күргәзмәдә XIII гасырга караган кабер ташының фрагменты тәкъдим ителгән.

Экспозицияне борынгы эпитафияләр инсталляциясе ачып җибәрә. Алтын Урда чорын компьютер анимациясендә карарга була. XVII–XVIII гасырлар Ислам эстетикасы Казан федераль университеты һәм Милли китапханә кулъязмаларында чагылдырылган.

Экспонатлар арасында Татарстан милли музее фондындагы 1297 елгы кабер ташының бер өлеше дә бар. Кабер ташы янындагы мәгълүматлар буенча, ул Алтын Бөртек исемле хатын-кызныкы.

«Күргәзмәдә кулъязмалар, китаплар, проекция, инсталляцияләр ярдәмендә татар мәдәниятенең дөньяга ачык икәнен күрсәтергә тырыштык», — диде Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе кураторы Альфрид Бустанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Күргәзмәдә шулай ук 1946 һәм 1949 елгы әлифбаларны да күрергә була. Экспозициянең һәрбер бүлеге татар китапларын өч яктан күзаллый: халыкара престиж, глобаль бәйләнешләргә ачык булу һәм эчке төрлелек. Күргәзмә сирәк китап һәм кулъязмаларны күрсәтә.

Элегрәк Милли китапханәдә «Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» дигән халыкара җәйге мәктәп ачылуын язган идек. Җәйге мәктәп «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе белән танышудан башланды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100