news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе эшли

Биредә совет чоры китапларында өч графиканың берьюлы кулланылышын карап була.

Милли китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе эшли
https://kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Казанда Милли китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе ачылды.

Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмә үзе дә китап кебек: монда рәсемнәр дә, текстлар да, шәрехнамәләр дә бар. Артефактлар яңа күргәзмә форматларында — мэппинг, инсталляция, радиотрансляция өзекләре аша тәкъдим ителә.

Экспозицияне борынгы эпитафияләр инсталляциясе ачып җибәрә. Ә Алтын Урда чорын компьютер анимациясендә карарга була. XVII–XVIII гасырлар Ислам эстетикасы Казан федераль университеты һәм Милли китапханә кулъязмаларында чагылдырылган.

XVIII–XIX гасырлардагы язу рәвешләре эволюциясе шулай ук кулъязмалар һәм инсталляцияләрдә күрсәтелә. Совет чоры китапларында өч графиканың берьюлы кулланылышын күзәтергә була.

Экспозициянең һәрбер бүлеге татар китапларын өч яктан күзаллый: халыкара престиж, глобаль бәйләнешләргә ачык булу һәм эчке төрлелек. Күргәзмә сирәк китап һәм кулъязмаларны күрсәтә.

Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, ТР Милли музее, «Татарстан» ДТРК, Амстердам Университеты ярдәме белән оештырыла.

Күргәзмә көн саен 12:00–20:00 сәгатьләрдә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100