news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йорты директоры итеп Айдар Шәйхин билгеләнде

Айдар Шәйхинның кандидатурасын Луиза Янсуар тәкъдим иткән.

Татар китабы йорты директоры итеп Айдар Шәйхин билгеләнде
Михаил Захаров/архив

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Гыйлем» проекты авторы Айдар Шәйхин Татар китабы йортына директор вазифасына тәкъдим ителгән.

«Татар китабы йортында үзгәрешләр булгач, аның элекке директоры Луиза апа Янсуар миңа шундый тәкъдим белән чыкты. Минем кандидатураны ул үзе тәкъдим итте», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Айдар Шәйхин.

Айдар ризалыгын бирүен әйтте. «Мин бу оешмага керергә ризалаштым, чөнки ул минем өчен таныш урын. Бина төзекләндерелгәннән соң биредә “Гыйлем» проекты белән дә проектлар үткәрергә туры килде. Андагы коллектив белән азмы-күпме таныш. Бик теләп ризалаштым. Алга таба татар дөньясы өчен бихисап эшләр башкарырга була. Аллаһ теләсә, кыйбланы югалтмыйча алынган юнәлешне дәвам итәчәкбез», — диде ул.

Искәртеп үтик, Татар китабы йортының элекке директоры — Луиза Янсуар иде. Бу вазифада ул ел ярым эшләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot