news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры директоры итеп Луиза Янсуар билгеләнәчәк

Луиза Янсуар Татар китабы йорты директоры иде. Бу вазифада ул ел ярым эшләде.

Кариев театры директоры итеп Луиза Янсуар билгеләнәчәк

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры директоры итеп Луиза Янсуар билгеләнәчәк. Труппага ул дүшәмбе көнне тәкъдим ителәчәк.

Луиза Янсуар бу урында Гүзәл Сәгыйтованы алыштырачак. Әлегә бу хәбәргә Луиза Янсуар да, Гүзәл Сәгыйтова да комментарий бирмәде. 

Луиза Янсуар Татар китабы йорты директоры иде. Бу вазифада ул ел ярым эшләде. 

Татар китабы йортын кем җитәкләячәге турында төгәл мәгълүмат юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100