news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрыннан китә

Гүзәл Сәгыйтова — «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе.

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрыннан китә
Рамил Гали/архив

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры директоры вазифасыннан китә.

«Бүген Гүзәл Сәгыйтова театр труппасы белән очрашты», - диде «Татар-информ»га үз чыганаклары.

Гүзәл Сәгыйтованың яңа эш урыны сер итеп саклана.

Театрга шушы көннәрдә яңа директор билгеләнәчәк.

  • Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова 2018 елның сентябрендә билгеләнгән иде. 2020 елда ул Казан шәһәре думасына депутат итеп сайланды.
  • Гүзәл Сәгыйтова — «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. 2019 елда Камал театрында пьесасы куелды.
  • Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетын «Филология» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2007 елда аспирантураны укып бетергән. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. Татар теле, журналистика, татар драматургиясенә багышланган 30га якын фәнни хезмәт авторы. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100