news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында Шәриф Камалның сирәк фотоларын тәкъдим иттеләр

Язучы Шәриф Камалның туганнары фотоларны Байгилдиевлар нәселе китабын язу буенча проект әзерләү уңаеннан күрсәтте.

Татар китабы йортында Шәриф Камалның сирәк фотоларын тәкъдим иттеләр
Владимир Васильев

Татар китабы йортында татар әдәбияты классигы, язучы Шәриф Камал белән бәйле халыкка аз билгеле булган фотолар күрсәттеләр. Фоторәсемнәр бүгенге көнгә кадәр Татарстанның Милли музей фондында саклана.

«Без Байгилдиевлар нәселе китабын төзеп, аны киләсе елда нәшер итәргә ниятлибез. Сирәк фотолар арасында Шәриф Камал мөдир булып эшләгән Оренбург шәһәрендә урнашкан 30нчы мәктәп фотосы, Шәриф Камал эшләгән Оренбургның Татар халык мәгарифе институты фотосы бар. Барлыгы 128 фотосурәт бирелде», - диде чыгышында «Болгар мирасы» Казан продюсерлык компаниясе директоры, Шәриф Камалның бертуган абыйсы Гыймадиның оныгының улы Нәфис Байгилдиев.

Аның әйтүенчә, бу биналар бүгенгәчә сакланып калган. Шул җәһәттән, ул Татарстанның Фотографлар берлегенә биналарның хәзерге торышын фотосурәткә төшерүне сорап мөрәҗәгать итәргә җыенуын әйтте.

Нәфис Байгилдиев очрашуда күрсәтелгән сирәк фотолар киләчәктә китапта басылып чыгачагын әйтте, әмма ул фотосурәтләрне интернет киңлекләренә куймауны сорады. Татар китабы йорты Татарстанның Милли музее фондыннан «Татар-информ» редакциясенә Шәриф Камал белән бәйле сирәк фотоларны тәкъдим итте.

 

Шәриф Камал (уңнан беренче) гаиләсе белән. 1930 еллар. Милли музей фондыннан © 

«Шәриф абыйның гарәп һәм латин имлясында язылган язмаларын кирилл графикасына күчерү эше дә бар. Моның өчен белгечләрне җәлеп итәргә кирәк булачак. Шәриф Камалның гаиләсе турында кереш сүз язылачак, чөнки гаиләбез турында билгеле булмаган кызыклы фактлар бар. Байгилдиевлар нәселе морза-мәгърифәтчеләр булган, анда сөйләрлек материал күп», - диде Нәфис Байгилдиев.

 

Фото: Шәриф Камалның туган йорты. Мордовия Республикасы, Татар Пешләсе авылы. 1944 ел. Милли музей фондыннан © 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100