news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал туганы: Шәриф абый рус телен начар белгәнгә университетка керә алмаган

«Нәкъ шул вакытта бертуган абыйсы Гыймади Камал югары белем алыр өчен рус телен яхшы белергә кирәклегенә төшенә», - диде Эльза Шакирова

Шәриф Камал туганы: Шәриф абый рус телен начар белгәнгә университетка керә алмаган
Владимир Васильев

Шәриф Камалның туганы Эльза Шакирова татар әдәбияты классигы, язучы Шәриф Камалның рус телен начар белүе аркасында Санкт-Петербург дәүләт университетына укырга кабул итмәгәннәрен әйтте.

«Шәриф абый мәдрәсәне бишле билгеләренә генә тәмамлап, Санкт-Петербург дәүләт университетына укырга кермәкче була, әмма рус телен начар белүе укырга керергә комачаулый. Нәкъ шул вакытта бертуган абыйсы Гыймади Камал югары белем алыр өчен рус телен яхшы белергә кирәклегенә төшенә», - дип сөйләде ул Татар китабы йортында очрашуда.

Эльза Шакирова фикеренчә, Гыймади Камал туганына иҗат юлына юл ярырга ярдәм иткән. «Шәриф Камалның беренче әсәрләрен Санкт-Петербургта бастырып чыгаралар», - ди ул.

«Гыймади Камал үзенчәлекле кеше була. Ул Беренче Бөтендөнья сугышында хәрби ахун булган. Санкт-Петербургта дин белгечлеген үзләштерә, алты тел өйрәнә. Кызганыч, ул репрессиягә эләгә. Гыймади Камал балаларына көндәлекләрен рус телендә алып барырга куша. Ул рус телен башлангыч сыйныфлардан ук укытырга кирәк дип санаган», - диде туганы.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин әйтүенчә, йөз ел элек Шәриф Камал өчен рус телен белү мөһим булса, хәзер гыйлемлек билгесе – туган телне белү. «Шәриф Камалның әсәрләрен туган телдә укып, башкаларга сөйләрлек – ике телле, өч телле буын үсәр дип ышанам», - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100