news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның кулъязмалар җыентыгы тәкъдим ителә

Татар китабы йортында Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның кулъязмалар җыентыгы тәкъдим ителә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

8 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Татар китабы йортында имам Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин мирасына багышланган «Мин сезгә васыять язам» лекцияләр циклында тарихчылар, дин әһелләре һәм имамның варислары чыгыш ясаячак. Лекциядә имамның кулъязмалар җыентыгы белән танышып булачак.

«Лекцияләр белән беррәттән Исмәгыйль Сәлимшин архивы белән вакытлы күргәзмә дә ачыла. Күргәзмәдә сугыш елларында язылган көндәлекләр, гарәп имлясы белән язылган вәгазь, әдәби әсәр, поэма һ.б. истәлекләр тәкъдим ителәчәк. Чарада Исмәгыйль Сәлимшинның кулъязмалар җыентыгы – «Дөнья – киләчәк тормыш орлыгы, яки Нарыш җәүһәрләре», «Мирас китабы» китаплары белән танышып булачак. Архивның бер өлешен музейга имамның гаиләсе әгъзалары тапшырды», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

  • Исмәгыйль Сәлимшин 1893 елда Башкортстанның Туймазы районы Нарыш авылында туган. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. «Будапештны азат иткән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20 ел» медальләре белән бүләкләнә. 1950 елдан Исмәгыйль Сәлимшин туган авылы Нарышта дини эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. Аның вәгазьләре һәм үгет-нәсихәтләре популяр булган. Исмәгыйль Сәлимшин 1975 елның 18 февралендә вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100