Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында «Мин сезгә васыять язам...» чаралары башлана
Татар китабы йортында «Мин сезгә васыять язам...» исеме астында чаралар циклы үтәчәк. Ул 8 декабрьдә башлана. Бу турыда Татар китабы йорты социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
8-10 декабрьдә Совет чорында имам булып эшләгән Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшиннең мирасы турында сөйлиләр.
«Октябрьский ягында имам булган данлыклы Исмәгыйль хәзрәтнең бай кулъязма һәм басма китап мирасы, васыяте һәм тарихта калдырган эзе турында хәзрәтнең оныклары, тарихчылар һәм дин белгечләре бәян итәчәк», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз