news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар көрәше турында беркайчан бер диссертация дә язылмаган

Безгә фәнни әзерлек, фәнни караш бик җитмәве күренә, ди яшь галим һәм көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов.

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар көрәше фәнни яктан өйрәнелеп бер диссертация дә язылмаган. Бу хакта көрәш буенча беренче диссертацияне язучы яшь галим һәм көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов әйтте. Әлеге мәгълүмат “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә яңгырады.

“Безгә фәнни әзерлек, фәнни караш бик җитмәве күренә. Мәсәлән, ирекле көрәш, грек-рим көрәше буенча соңгы ун елда чыккан 200ләп китап табып була. Ә көрәшкә килсәк, чагыштыра торган түгел. Соңгысы һәм мин аны бердәнбер дип беләм, башкорт көрәше буенча 2004 елда чыккан гыйльми эш. Аның авторы – Геннадий Полька”, - диде ул. - Соңгы методик кулланма да 2013 елларда чыккан. Соңгы 5 елда чыккан тотып алып укырлык кулланма юк”.

“Безнең көрәшне бүтән Олимпия спорты төрләре дәрәҗәсенә күтәрер өчен фәнни дәрәҗәдә эшләү җитеп бетми, - ди Россия җыелма көрәш командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов. - Соңгы елда мөмкинлекләр барлыкка килде. Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе эшли. Көрәшчеләребез шушы ВУЗда укыйлар. Алар диплом алгач та, биредә калып, көрәш өчен методик кулланмалар әзерләрләр дип уйлыйбыз. Татарстанда югары белемле әзерлекле тренерларыбыз булса, төбәкләрдә алар җитеп бетми. Андый кулланмалар төрле телләрдә чыгарылырга тиеш”.

Хәзерге вакытта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе аспиранты Азат Нурмөхәммәтов көрәш буенча кандидатлык диссертациясен яза. “Минем эшем әзер булгач, бәлки, Россия Көрәш федерациясе ярдәмендә методик кулланма итеп бастырып булыр”, - ди ул.

“Татар көрәшенең фәнни дәрәҗәсе шундый егетләр кулында”, - ди Россия Көрәш федерациясе вәкилләре.

Искәртеп үтәбез, “Көрәш спорты үсешенең яңа этабы” дип аталган матбугат конференциясендә Россия җыелма көрәш командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов, Россия Көрәш Федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов, көрәш буенча Россия чемпионнары Азат Нурмөхәммәтов һәм Булат Мусин катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100