ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Спорт

Татар көрәшчеләре журналистларны көрәшне активрак яктыртырга чакыра

20 март 2018, 18:03

Татар көрәшчеләре журналистларны көрәшне активрак яктыртырга чакыра Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нөрмөхәммәтов татар көрәшендә аналитика юклыгын әйтә.

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар көрәшчеләре журналистларны көрәш темасын активрак яктыртырга чакыра. Бүген бу фикерләр “Татар-информ”да көрәш спортына багышланган матбугат конференциясендә яңгырады.

Россия көрәш федерациясе вәкилләре көрәшне бренд буларак үстерү һәм популярлаштыру буенча журналистларга таянырга тели. “Журналистлар булмаса, аңлап язмаса, халык күрмәс иде, - дип журналистларга рәхмәтләрен җиткерә Фәрит Шәйхетдинов. - Элегрәк Илдус Илдарханов профессиональ рәвештә язып чыга торган иде. Көрәшчеләрне Татарстанга таныта иде. Хәзер дә көрәшебезне яктыртучылар бар. Әмма күп түгел, бу гына җитешми. 40-45 елда безнең никадәр батырларыбыз булды, алар мәйданнар тоттылар. Алар турында китаплар юк дәрәҗәсендә. Ә булса, йотлыгып укыр идем”.

Дөнья чемпионы, Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нөрмөхәммәтов татар көрәшендә аналитика юклыгын әйтә. Ул спорт буенча махсуслашмаган журналистларның да көрәшне яктыртуларын сорый. “Көрәш турында аның фанаты булган журналистлар яза. Әйтик, мәдәни темаларны язучы журналистлар да килсен иде ярышларга, - ди ул. - Бүтән күзлектән карарсыз, мәдәни ягына күз салырсыз”.

Искәртеп үтәбез, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән “Көрәш спорты үсешенең яңа этабы” дип аталган матбугат конференциясендә Россия җыелма көрәш командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов, Россия Көрәш Федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов, көрәш буенча Россия чемпионнары Азат Нурмөхәммәтов һәм Булат Мусин катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10