news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да очрашуда Рөстәм Хәйруллин махсус операциядә катнашучылар өчен дога кылды

«Егетләребез исән-сау булып кайтсыннар. Шуның белән бу фаҗига бетсен», – дип теләде Рөстәм хәзрәт.

«Татар-информ»да очрашуда Рөстәм Хәйруллин махсус операциядә катнашучылар өчен дога кылды
Солтан Исхаков

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары өчен Коръән аятьләре укып, дога кылды.

«Йа Раббым, укылган шушы Коръән аятьләре бәрәкәтендә Ватаныбызны сакларга киткән улларыбызга, ирләребезгә исән-сау булып, өйләргә кайтырга насыйп ит. Йа Раббым, бөтен юлларында, бөтен эшләрендә аларны сакла. Казаныбызда, Татарстаныбызда, Россиябездә гаиләләрне ачлыктан, зәхмәттән, дошманнардан сакла, йөрәкләренә тынычлык бир. Гаиләләрдән киткән сугышчыларга исән-сау булып кайтырга насыйп ит», – дип дога кылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен түштәге кесәгә салып йөри торган махсус дога җыентыклары әзерләп чыгарды, дип хәбәр иткән идек.

«Аллаһы Тәгалә кабул кылсын. Егетләребез исән-сау булып кайтсыннар. Шуның белән бу фаҗига бетсен. Аллаһы Тәгалә бөтен җирлеккә тынычлыкны таратсын», – дип теләде Рөстәм хәзрәт.

 

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100