news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте мобилизацияләнгән солдатлар өчен махсус дога җыентыклары чыгарды

Татарстан Диния нәзарәте мобилизацияләнгән солдатлар өчен махсус дога җыентыклары чыгарды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен түш кесәсенә салып йөри торган махсус дога җыентыклары әзерләп чыгарды.

Китаплар - уч төбенә сыйдырышлы, димәк, солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм махсус хәрби операция үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала. Махсус җыентыкта Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен, шулай ук борчылу һәм куркудан, дошманнардан котылу өчен һ.б. догалар тупланган.

Моннан тыш, солдатларга кече форматтагы тагын бер басма - татар телендә «Авыр вакытларда укыла торган догалар» тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot