news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина Хөкүмәтнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина Хөкүмәтнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Рамил Гали

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Бәллүр каләм» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Тантаналы чарада матбугат хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

Бүләкләрне Татарстан Рәисенең администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды. Ул журналистларны тантаналы чара белән котлады. Бу бәйгенең 20 елдан артык уздырылуын һәм әһәмиятен билгеләп үтте. Ул бүгенге шартларда мәгълүмати иминлекне саклау әһәмиятле икәнен һәм профессиянең дәрәҗәсен сакларга кирәклеген әйтте. Журналистларның яңалык җиткерү генә түгел, аны аңлатып бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

«Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Гөлнар Гарифуллина һәм «Шәһри Казан» журналисты Дилбәр Гарифуллина Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәхмәт хаты «Татмедиа» агентлыгы секретары Миләүшә Гомәровага, «Авангард» газетасы редакторы, тәрҗемәчесе Сания Сәмигуллинага, «Идел-Пресс» генераль директоры урынбасары Юлия Рөстәмовага, «Сарман» мәгълүмат үзәге бухгалтеры Мөнирә Шәриповага бирелде.

ТНВ операторы Сергей Кузьмин Татарстан Рәисенең «Тырыш хезмәт өчен», фотограф Фәрит Гобәев «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. «Шаян ТВ» журналисты Роза Әдиятуллинага һәм «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Илнар Хөснуллинга, «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Павел Воскресенский  атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре исеме бирелде. 

«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина һәм фотограф Михаил Захаров «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләр дип табылды.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100