news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина «Бәллүр каләм» иясе булды

«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина «Бәллүр каләм» иясе булды

«Бәллүр каләм - 2023» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә «Татар-информ», «Интертат» журналисты Зилә Мөбәрәкшина җиңү яулады.

«Татар-информ»да эшләгәнемә быел алты ел була. Мине лаек дип тапканнар икән, мин моңа бик шат! «Бәллүр каләм» бәйгесе - алга таба тагын да канатланып иҗат итәргә зур этәргеч, мотивация булып тора», - диде ул.

Ул «Татар-информ» редакциясе, баш редактор Рәмис Латыйпов, «Татмедиа» җитәкчелеге, Татарстан Журналистлар берлегенә рәхмәт әйтте.

«Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендәге ике җиңүчегә бүләкләр тапшырылды. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Зөфәр Дәүләтшин дә җиңүче булды.

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә XXVI «Бәллүр каләм — 2023» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза.

Әлеге бәйге белән мин таныш, тантананы үзем дә күзәткәнем булды. Анда башка журналистларның хезмәтләре бәяләнүне күреп, күңелемә: «Эх, бу берәр кайчан безгә дә насыйп булырмы икән?» – дигән уйлар килә иде. Шуңа да мин быел, тәвәккәлләп, редакция тәкъдиме белән, әлеге бәйгедә катнашып карарга булдым. Башкалар белән чагыштырганда, мин әле яшь журналист. Ләкин үземнең дәрәҗәмне, күпме эшләвемне, профессиямә җаным-тәнем белән бирелеп эшләвемне беләм.

«Бу бәйгегә өстән-өстән генә эшләнгән язмалар белән барып булмый. Тәҗрибәле журналистлар белән көч сынашырга алынгансың икән, анда көчле, төпле, үз фикереңне курыкмый әйткән язмаларың тәкъдим ителергә тиеш. Минем андый язмаларым шактый күп булып чыкты. Соңгы елларда гына әллә никадәр репортаж әзерләргә, федераль дәрәҗәдәге Сабантуй, KazanSummit, Kazan Forum кебек чараларны да яктыртырга туры килде. Иң көчле язмаларымны бер зур папкага туплап илтеп бирдем. Алар арасында быел башлап җибәргән «Татар журналисты» сәхифәсендә дөнья күргән журналистлар белән әңгәмәләр дә бар.

Үземнең финалга эләгүемне белгәч, бик куандым. Бу шатлыгымны иң беренче әти-әнием белән уртаклаштым. Алга таба да милләтемә хезмәт итәргә язсын, Алла боерса», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100