news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналисты «Яз гүзәле»ндә «Иң зыялы кыз» номинациясендә җиңде

«Оештыручыларга, көч биреп торган дусларыма, әти-әниемә, хезмәттәшләремә зур рәхмәт», — дип уртаклашты Энҗе Габдуллина.

«Татар-информ» журналисты «Яз гүзәле»ндә «Иң зыялы кыз» номинациясендә җиңде
Владимир Васильев

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Энҗе Габдуллина «Яз гүзәле-2021» бәйгесендә «Иң зыялы кыз» номинациясендә җиңү яулады.

«Бәйге минем өчен зур мәктәп булды. Күп нәрсәгә өйрәндем, рухи яктан үстем, ихтыяр көчем артты. Бәйгедә катнашучы кызлар белән дуслаштык. Бер-беребез өчен сөенәбез. Оештыручыларга, көч биреп торган дусларыма, әти-әниемә, хезмәттәшләремә зур рәхмәт», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хәбәрчебез бәйгедә бирелгән бүләкләр турында да сөйләде. «Китаплар, театр, батут үзәгенә, спорт киемнәре алыр өчен, бию һәм йога студияләренә һәм тагын башка бик күп җиргә сертификатлар бирделәр. Милли букча һәм брошка белән дә бүләкләндем», — диде ул.

Энҗе Габдуллинаны укучылар спорт, аеруча татар көрәше турындагы мәкаләләр аша белә.

Моңа кадәр «Татар-информ» журналистының «Яз гүзәле» конкурсында Әлфия Афзалованың якты истәлегенә багышлап җыр башкаруын язган идек.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» конкурсының финалы үтте. Монда финалга чыккан сигез югары уку йортыннан ун кыз катнашты.

«Яз гүзәле»нең җиңүчесе Казан федераль университеты студенты Айгөл Шакирова булды. «Интертат» сайтында узган «Халык мәхәббәте» номинациясендә Казан кооператив институты студенткасы Ризәлә Габдуллинова җиңү яулады.

 


Галерея: “Яз гүзәле-2021” матурлык һәм талант конкурсының финалы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100