news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яз гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

«Залда утыручы әти-әниемә, апама зур рәхмәт әйтәсем килә», - диде Айгөл Шакирова.

«Яз гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды
Владимир Васильев

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесендә Казан Федераль университеты студенты Айгөл Шакирова җиңде.

«Күңел тулды. Залда утыручы әти-әниемә, апама зур рәхмәт! Дусларыма рәхмәт», — диде Айгөл Шакирова.

Җиңүче исемен Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов атады.

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» конкурсының финалы үтте. Биредә финалга чыккан сигез югары уку йортыннан ун кыз катнашты.

Финалдагы һәр кыз чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр алды.

Быел «Яз гүзәле» бәйгесе уникенче тапкыр үтте. Конкурс яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелде.

Яз сылуын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казан шәһәре башкарма хакимияте, Казан дәүләт энергетика университеты хезмәткәрләре һәм блогерлардан торган жюри сайлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100