news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» волейболда «Татмедиа» командасын җиңде

«Татар-информ» волейболда «Татмедиа» командасын җиңде

Журналистлар Сабан туенда «Татар-информ» җыелмасы «Татмедиа» командасын волейбол уенында җиңде.

Командалар өч партия уйнады, һәм 2:1 исәбе белән «Татар-информ» өстенлекне алды.

«Татар-информ» командасы өчен Лилия Заһидуллина, Рифат Каюмов, Равил Мукменов, Гүзәл Абдуллина, Гөлүзә Ибраһимова, Наил Селиванов, Энҗе Габдуллина, Дилә Уразова, Рүзәл Хатыйпов уйнады.
Команда составында иң күп уңышлы бәрү авторы - журналист Энҗе Габдуллина.

«Соңгы тапкыр унберенче класста уйнаган идем. Мәктәптә укыганда җиңел атлетика белән шөгыльләндем, без, бөтен спортчылар, аннан соң калып волейбол уйный идек. Шуннан калган күнекмәләрдер инде», - ди Энҗе.

Ул командасы турында да фикерен әйтте. «Бөтен нәрсә командадан тора. Татарстанның иң яхшы уенчысы булсаң да, калганнар бернәрсә белми икән, берничек тә уйнап булмый. Бөтен кеше бер дәрәҗәдәрәк булса, җиңеп була. Безнең команда шундый», - ди ул.

Команда капитаны Равил Мукменов үзенең командасындагы журналистлар аңа башка яктан ачылганын әйтте. «Бу нәфис кызлар уйный белә дип уйламый идем. Шундый шәп кызлар, кайберләре миннән яхшырак та уйный», - диде ул.

Икенче уенда «Татар-Информ» командасы «Мамадыш-Информ»га оттырды.

«Мамадыш командасы көчле. Алар авыл сөте эчә шул, ә без юк», - диде шаяртып команда капитаны.

  • Журналистлар Сабан туе Байлар Сабасында  «Татмедиа» җәмгыятенең 15 еллыгы уңаеннан үтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100