news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байлар Сабасында журналистлар Сабан туе башланды

Журналистлар Сабан туе «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгына багышланган.

Байлар Сабасында журналистлар Сабан туе башланды
Энҗе Габдуллина

Байлар Сабасында «Татмедиа» җәмгыятенең 15 еллыгына багышланган журналистлар Сабан туе башланып китте.

Сабантуйның ачылыш тантанасында 65 филиалдан килгән журналистларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

«Татмедиа» тарихында мондый чараның булганы юк иде әле. Журналистлар бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтә. Бүген үзебез дә ял итик», – диде ул.

Кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та бар иде. 

  • «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла. 
  • «Татмедиа» составына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, интернетта 79 сайт һәм социаль челтәрләрдә 350дән артык профиль керә.
news_right_1
news_right_2
news_bot