news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әдәби бәйгедә җиңде

«Татар-информ» татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әдәби бәйгедә җиңде
https://shahrichalli.ru/

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы, «Атна вакыйгалары» газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Бу заман шундый заман ул…» әдәби бәйгесе җиңүчесе булды. Бәйгене «Мәйдан» журналы редакциясе Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә оештырды. 

«Повесть» номинациясендә Рәмис Латыйповның «Чәчәк» әсәре беренче урын алды. Икенче урынга «Чоңгылның чите юк» әсәре өчен Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Закир Әкбәров лаек дип табылды. Өченче урын Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь язучы Айзирә Имамовага бирелде.

Җиңүчеләрне Чаллыда Илдар Юзеевның 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә бүләкләделәр. Рәмис Латыйпов Тукай аенда Илдар Юзеев хөрмәтенә шундый кичә оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Безнең бик күп шәхесләребез бар. Аларның һәрберсе Тукаебыз, Җәлилебез кебек үк хөрмәтләүгә лаек. Илдар Юзеев ул шагыйрьләр арасында романтик, тәмле телле, үзенчәлекле шагыйрь. Кайсы шагыйрьләрне яратасыз дигәндә, аның исемен атамый калучылар юктыр. Мин шәхсән үзем дә Илдар Юзеев белән аралашу бәхетенә ия булган кеше. 1998 елда аннан журналист буларак әңгәмә алган идем», - диде Рәмис Латыйпов.

Ул бәйгегә үзенең әсәрен урын алырмын дип өметләнмичә, кызык өчен дип кенә җибәреп караганын әйтте. «Җиңәрмен дип һич уйламаган идем, гаҗәп булды. Мин үзем табигатьне бик яратам. «Чәчәк» повестемдә табигать аша үземнең бу дөнья турында уйлануларымны бирергә тырыштым», - диде ул. 

Әлеге бәйгене «Мәйдан» журналы редакциясе татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар телендә әдәби әсәрләр язучы яңа авторларны барлау максатыннан игълан иткән иде.

«Мәйдан» журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова сүзләренчә, авторлар алдына әсәрләр аша хәзерге заман кешесен сурәтләп бирү бурычы куелган. «Бәйгене үткәргәндә шундый нәтиҗәгә килдек - заман, вазгыять ул тормыш театрындагы декорацияләр генә. Заман нинди генә булган очракта да кеше үзгәрми. Кеше һаман да яна, нәфрәтләнә, ул көчле, көчсез, ваемлы, ваемсыз, ихтыярлы, ихтыярсыз… Кеше үзгәрми. Хәзерге заман авторлары шул кеше турында яздылар», - диде ул.

«Хикәя» номинациясендә өченче урын «Бөтенләйгә кайту» әсәре өчен Әтнәдә яшәп иҗат итүче язучы Гөлүсә Батталовага, икенче урын «Мин берүзем түгел» хикәясе өчен Фатыйма Гыйльметдиновага бирелде. «Шагыйрьнең дөньялыкка сәяхәте» әсәре өчен Әгерҗедә яшәп иҗат итүче язучы Наилә Харисова җиңүче дип табылды.

Бәйгегә Татарстанның һәм Башкортстанның төрле төбәкләреннән 24 хикәя, 13 повесть килгән. Әсәрләргә ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин җитәкчелегендәге жюри бәя биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100