news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Илдар Юзеев премиясен тапшырдылар

«Мәйдан» журналы Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды.  Илдар Юзеевның 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә Чаллының 39 мәктәбендә булды.

Быел әлеге премиягә шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен язучы Әлфия Ситдыйкова, чәчмә әсәрләре өчен Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев һәм «Мәйдан» журналының абруен күтәрүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен язучы Рәшит Бәшәров лаек булды.

Шулай ук Илдар Юзеев исемендәге премия «Мәйдан» журналына озак еллар дәвамында ярдәм күрсәтүе өчен Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәровка бирелде.

Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәр авторларына, журналны яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм журналга күп еллар дәвамында ярдәм иткән бер эшмәкәргә тапшырыла. 

Әлеге премия «Мәйдан» журналының элекке баш редакторы Факил Сафин тәкъдиме белән 2005 елда булдырыла. 2020 елда Чаллы Язучылар берлегенең 40 еллыгына премия яңадан торгызылган. 

«Илдар абый үзе Башкортстаннан булгач, аны Башкортстанда да, Татарстанда да онытмасыннар дидек. Шуңа да премияне Башкортстанда яшәүче бер татар язучысына бирәбез. Ә инде Татарстандагы лауреатның «Мәйдан» журналы белән тыгыз элемтәдә булуы шарт», – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100