news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» редакциясе яшьләр өчен «Татарча диктант» акциясен оештыра

«Татар-информ» редакциясе яшьләр өчен «Татарча диктант» акциясен оештыра

14 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә «Татмедиа»ның «Кәеф» медиалабораториясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен уздыру мәйданчыгын оештыра. Мәйданчыкка иҗат, мәдәният һәм сәнгать әһелләре чакырулы.

«Татмедиа»га килеп диктант язучыларның текстлары, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә.

«Татарча диктант»ны «Татар-информ» трансляцияли, диктантны онлайн да язып була. Бу очракта диктантны язучылар дөреслекне мөстәкыйль тикшерә – диктант язылганнан соң тексты «Татарча диктант» сайтында чыгачак.

Диктант текстын «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина укыячак.

  • Зилә Мөбәрәкшина 2005 – 2016 елларда «Татар телендә белем бирүче 27нче гимназия»дә укый. 2016 елда IV Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасының Гран-при иясе. 2016 – 2020 елларда Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә филолог-тәрҗемәче белгечлеген үзләштерә. 2022 елда шул ук уку йортының «Педагогика» белгечлегенең магистратурасын тәмамлый. «Бәллүр каләм – 2023» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә җиңү яулады.
  • Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чара 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә узачак. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза алачак. Быел диктант уздыру өчен төрле илләрдән 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән.
  • Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек, чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителә.
  • Диктантны кәгазьдә яки турыдан-туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килергә кирәк. Мәйданчыкны табу өчен diktant.tatar сайтындагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла.

news_right_1
news_right_2
news_bot