news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» редакциясе «Татарча диктант» язу мәйданчыгын оештыра

«Татар-информ» редакциясе «Татарча диктант» язу мәйданчыгын оештыра

13 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Татмедиа»ның матбугат конференциясе залында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен уздыру мәйданчыгын оештыра. Чарага массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлар чакырулы.

«Татмедиа»га килеп диктант язучыларның текстлары, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә.

«Татарча диктант»ны «Татар-информ» трансляцияли, диктантны онлайн да язып була. Бу очракта диктантны язучылар дөреслекне мөстәкыйль тикшерә – диктант язылганнан соң тексты «Татарча диктант» сайтында чыгачак.

Диктант текстын «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Зилә Мөбәрәкшина укыячак.

  • Зилә Мөбәрәкшина 2005 – 2016 елларда «Татар телендә белем бирүче 27нче гимназия»дә укый. 2016 елда IV Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасының Гран-при иясе. 2016 – 2020 елларда Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә филолог-тәрҗемәче белгечлеген үзләштерә. 2022 елда шул ук уку йортының «Педагогика» белгечлегенең магистратурасын тәмамлый. Быел «Бәллүр каләм - 2023» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә җиңү яулады.
  • Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, быел «Татарча диктант» акциясе сигезенче тапкыр оештырыла. Ул – хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда «Татарча диктант» акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашты. Диктантны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез язды.
  • Татарстанда яшәүчеләр – Рөстәм Галиуллинның «Таҗеддин Ялчыгол» әсәреннән өзек («Васыять» исемле җыентыгыннан), Россия төбәкләрендә – Марсель Галиевның «Тимә, яшәсен!» әсәреннән өзек, ә чит илләрдә гомер итүче татарлар – Фоат Садриевның «Туган җир» әсәреннән өзек язачак.
  • Диктантны кәгазьдә яки турыдан-туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килергә кирәк. Мәйданчыкны табу өчен diktant.tatar сайтындагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100