news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" коллективы Россия Президенты вәкаләтле вәкиленең грамотасына лаек булды

Бүләкләү Михаил Бабичның төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән еллык очрашуында булды.

(Түбән Новгород, 4 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президентының Идел буе федераль төбәге вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич “Татар-информ” агентлыгы коллективын котлады. Михаил Бабич агентлык хезмәткәрләренә “намуслы хезмәт, югары профессионализм” һәм төбәкләрнең икътисади, социаль һәм сәяси вакыйгаларын яктырткан өчен  Мактау грамотасы тапшырды. Шулай ук башка төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бүләккә лаек булды.

“Безнең сезнең белән эш күптәннән бара, – дип билгеләп үтте Бабич. – Шунлыктан уртак эшебез өчен ихлас рәхмәт сүзләре сезгә”.

Бүләкләү Михаил Бабичның төбәк гаммәви мәгълүмат чарасы вәкилләре белән еллык очрашуында булды. Ул традицион рәвештә Россия Президентының зур матбугат конференциясе алдыннан уза.

Очрашуга Идел буе федераль төбәкләренең 50дән артык гаммәви мәгълүмат чарасы вәкилләре җыелган иде. Россия Президенты вәкаләтле вәкиленең матбугат конференциясе сәгатьтән артык барды һәм ул тормышның төрле өлкәләреннән күпчелек мәсьәләләрне үз эченә алды. Аерым алганда, Татарстан гаммәви мәгълүмат чарасы вәкилләре өчен Бабич мәктәпләрдә татар телен ирекле укыту турындагы карарны һәм төбәкләрне эреләндерү максатыннан кайсы да булса Федерация субъекты белән кушылу мөмкинлеге турындагы хәбәрләрне шәрехләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100