news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев республикакүләм бәйгедә җиңде

«Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев республикакүләм бәйгедә җиңде
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча социаль реклама конкурсының призёрлары арасында «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев та бар. Ул «Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлеше өчен» махсус номинациясендә 3нче урынны яулады. Дипломны аңа «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев тапшырды.

«Без журналистның үткер сүзенә колак сала торган заманда яшибез. Бу өлкәдә хезмәт салучылар күтәргән темалар ил күләмендә яңгыраш ала, иң кискен мәсьәләләр­нең дә хәл ителү юллары табылган очраклар күп. Әлбәттә, журналист күтәргән тема гел уңай була алмый, борчулы мәсьәләләр дә бихисап. Шулай да каләм иясе аларны объектив яктыртырга, саулыкка тискәре йогынты ясардай күренешләргә карата профилактик эш тә алып барырга тиеш, дигән фикердәмен. Әлеге җиңү – хезмәтебезнең лаеклы бәяләнүе булып тора. Һәр җиңүем – минем һәм хезмәттәшләремнең уртак тырыш хезмәт нәтҗәсе булып тора», – дип белдерде Низаев.

Конкурс «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дигән Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча социаль реклама конкурсы сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатын үз эченә ала.

  • Юлай Низаев – РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Фотографлар берлеге вәкиле.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot