Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев: Уңышларым өчен коллективыма рәхмәт
Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Конкурс 2017 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә.
Быел янәдән «Татар-информ», «Интертат» журналисты Юлай Низаев анда 2нче урынны яулады. Бүген ул «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрев һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева кулыннан Диплом алды, хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен ишетте.
«Барлык уңышларым өчен коллективыма рәхмәтлемен. Журналистның зур-зур күләмле материаллары да, кечкенә хәбәрләре дә – ул журналист, фотограф, видеограф, редакторларның һәм баш мөхәррирләрнең уртак тырыш хезмәте. «Татмедиа» системасына эшкә килеп кереүемә дә 5 ел вакыт үтеп бара. Ә «Татар-информ» белән «Интертат» – миңа һөнәри яктан үсәргә ярдәм күрсәткән редакцияләр. Әйтергә кирәк, иҗтимагый оешмалар, социаль әһәмияттәге яңалыкларны яктыртуга да зур игътибар бирәбез. Моның өчен ничәмә чакрым юл үтеп командировкаларга да йөрелә, аннары кайнар репортажлар да бирелә», – дип сөйләде Юлай Низаев.
- Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсының максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү. Оештыручылар билгеләвенчә, конкурска 44 гариза һәм 260 эш кергән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз