news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» баш мөхәррире Бохара рейсы турында: Пассажирлар штаттан тыш хәл күзәтмәде

Бүген берничә телеграм-каналда Мәскәүдә Украина дроннары Бохарадан Шереметьевога очучы «Аэрофлот» Airbus A320 самолетын чак кына бәреп төшермәгән, дигән мәгълүмат таралды.

Соңрак авиакомпания матбугат хезмәте бу мәгълүматны кире какты һәм Бохара–Мәскәү рейсы экипажы штат режимында төшеп утырды, дип хәбәр итте. «Һава судносы командиры билгесез очучы аппаратларга тап булу турында хәбәр итмәде, ул аларны визуаль яктан да күрмәгән, радарда да күзәтмәгән», – диелә «Аэрофлот» матбугат хезмәте белдерүендә.

Әлеге рейс белән «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билалов та очты. Аның әйтүенчә, пассажирлар бернинди штаттан тыш хәлләр күзәтмәгән. Самолет Мәскәүгә үз вакыты белән килеп җиткән.

Искәртеп үтик, бүген иртәнге 7:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты) Россия һава һөҗүменә каршы оборона чаралары 70 Украина пилотсыз очучы аппаратын юк итте. Дроннар һөҗүм итү сәбәпле Домодедово, Жуковский һәм Шереметьево аэропортларында чикләүләр кертелде. Аэродромнар вакытлыча авиарейслар кабул итмәде һәм җибәрмәде, дип хәбәр иттеләр Росавиациядә. Хәзерге вакытта аэропортлар штат режимында эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100