news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Россия төбәкләрендә 70 Украина дронын бәреп төшерде

7:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты) Россия һава һөҗүменә каршы оборона чаралары 70 Украина пилотсыз очучы аппаратын юк итте. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында белдерделәр.

Мәскәү өлкәсе территориясендә 34, Брянск өлкәсе территориясендә 14, Орёл һәм Калуга өлкәләрендә җидешәр, Курск өлкәсендә алты һәм Тула өлкәсе территориясендә ике пилотсыз очучы аппарат юк ителгән.

Элегрәк без Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очучы аппарат һөҗүменнән соң ике йорт яна, дип хәбәр иттек. Кыйпылчыклар төшү нәтиҗәсендә 52 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Аны пешүләр белән реанимациягә алып килгәннәр. Хәле уртача авырлыкта.

Дроннар һөҗүм итү сәбәпле Домодедово, Жуковский һәм Шереметьево аэропортларында чикләүләр кертелде. Аэродромнар вакытлыча авиарейслар кабул итмәде һәм җибәрмәде, дип хәбәр иттеләр Росавиациядә. Хәзерге вакытта аэропортлар эшенә кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100