Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татар-информ" агентлыгы Казан кинофестиваленә тәкъдим иткән казах фильмы Гран-при алды
Кинофестиваль ябылу тантанасыннан соң, кинофорум кинозалларында Гран-при алган "Ласковое безразличие" фильмы күрсәтеләчәк.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Иң яхшы фильмы дип "Ласковое безразличие" киносы танылды.
"Ласковое безразличие мира" казах фильмын Казан кинофестивалендә тәкъдим итү фикерен кинофорум җитәкчелегенә "Татар-информ" агентлыгы керткән иде.
Фильмны форумның жюри рәисе - СССРның халык артисты, Төрекмәнстанның танылган актрисасы Мая-Гүзәл Аймедова игълан итте.
Кинофестиваль ябылу тантанасыннан соң, кинофорум кинозалларында Гран-при алган фильм күрсәтеләчәк
- "Ласковое безразличие" фильмының режиссеры - Адильхан Ержанов. Ә баш операторы - Казан егете Айдар Шәрипов. Кинофестиваль программасында әлеге фильмны Айдар Шәрипов тәкъдим итте, кызыл келәмнән дә ул узды. Призны артист үзе дә, Айдар Шәрипов та кабул итеп ала алмады. Хәзерге вакытта Айдар Казахстанда яңа проект буенча эшли.
- "Ласковое безразличие мира" казах фильмында төп рольне башкарган Куандык Дүсенбаев "Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә лауреат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз