ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Зилә Вәлиева Казан кинофестивалендә Иң яхшы ир-ат ролен башкаручыны игълан итте

10 сентябрь 2018, 20:40 , Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Зилә Вәлиева Казан кинофестивалендә Иң яхшы ир-ат ролен башкаручыны игълан итте "Ласковое безразличие мира" казах фильмын Казан кинофестивалендә тәкъдим итү фикерен кинофорум җитәкчелегенә "Татар-информ" агентлыгы керткән иде.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләкләү тантанасында Зилә Вәлиева "Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле" номинациясен игълан итте.

Адильхан Ержановның "Ласковое безразличие мира" казах фильмында төп рольне башкарган Куандык Дүсенбаев "Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә лауреат булды.

Заманында мәдәният министры буларак, беренче кинофестивальнең башында Зилә Вәлиева Казан кинофестивален Канн кинофестивале белән чагыштырып шаяртулар һәрвакыт булуын искәртеп узды.

Бу фильмның Канн кинофестивале белән турыдан туры катнашы бар. Казан кинофестивалендә катнашкан "Ласковое безразличие мира" казах фильмы быел Канн кинофестиваленең төп конкурсларының берсе булган "Особый взгляд" конкурсында катнашты.

  • Фильмның режиссеры - Адильхан Ержанов. Баш операторы - Казан егете Айдар Шәрипов.

Кинофестиваль программасында әлеге фильмны Айдар Шәрипов тәкъдим итте, кызыл келәмнән дә ул узды. Призны артист үзе дә, Айдар Шәрипов та кабул итеп ала алмады. Хәзерге вакытта Айдар Казахстанда яңа проект буенча эшли.

  • "Ласковое безразличие мира" казах фильмын Казан кинофестивалендә тәкъдим итү фикерен кинофорум җитәкчелегенә "Татар-информ" агентлыгы керткән иде. 

Казан кинофестиваленең беренчесендә Татарстан кинематографиясен нибары өч кеше тәкъдим иткән. Бу хакта XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасындагы чыгышында кинофорумның жюри әгъзасы Зилә Вәлиева искәртеп узды. "Кызыл келәмнән Илдар Ягъфәров һәм улы Йосыф белән Фәрит Бикчәнтәев узды", - диде ул сәхнәдән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10