news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» «Ачык университет» республикакүләм форумын онлайн күрсәтә

Форум IT, заманча мәгариф, мәдәният белән урбанистикага багышлана.

«Татар-информ» «Ачык университет» республикакүләм форумын онлайн күрсәтә
Владимир Васильев/архив

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 12-14 ноябрьдә Казанда узачак «Ачык университет» белем бирү форумындагы лекторийларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтергә ниятли.

Форумның беренче көнендә («Ак барс банк» лекторие, Уң як болак ур., 51) интернетта татар теле һәм мәдәнияте, һәр татарның телефонында булырга тиешле кушымталар, цифрлаштырылган продуктлар һәм трансформация һ.б. темалар буенча чыгышлар көтелә.

Лекторийларны Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, КАИның үстерү һәм цифрлы трансформация буенча проректоры Айрат Хәсьянов, ТР ФА гамәли семиотика институты фәнни җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, Россия инновацион төбәкләр ассоциациясенең Төбәк инновацион проектлар фонды җитәкчесе Динар Насыйров һ.б. алып барачак.

12 ноябрь, «IT и һәм татар проектлары»

Форумның икенче көнендә (ТР Милли китапханәсе, Пушкин ур., 86) XXI гасырда югары уку йортында белем алу кирәкме? чит илдәге югары йортларга ничек укырга керергә? эшкә урнашу әңгәмәсен ничек уңышлы үтәргә? БДИга әзерләнү планын корабыз, XXI гасырда профессия сайлау үзенчәлекләре кебек темаларга лекцияләр ишетеп булачак.

Спикерлар: ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити гомуми белем бирү оешмасы» генераль директоры Альбина Насыйрова, Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим, «Ачык Университет» кураторы Зөһрә Вилданова һ.б.

Шулай ук бу көнне «Маркетинг һәм этномәдәни проектларның пиары» дигән темага багышланган мәйданчык та булачак. Анда татар проектлары пиары — уңышлы һәм уңышсыз очраклар, социаль челтәрләр белән эш итү, татар телле булмаган аудиторияне ничек кызыксындырырга, кебек темаларга фикер алышачаклар.

Спикерлар: «Тәртип» радиосының PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон, «Че гуглит татар кызы?» авторы проекты Динара Зиннәтова, «Ялкын» журналы веб-мөхәррире Гүзәл Закирова, Татар кызы Халыкара конкурсының башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина.

13 ноябрь, «Заманча мәгариф»

Форумның өченче көнендә («Смена» лекториясе, Борһан Шәһиди урамы, 7) Казан мисалында шәһәрне өйрәнү ысуллары, шәһәрнең үзенчәлегенә яңача караш, Пләтән һәм Яңа Татар бистәсе буенча экскурсия. Бистәләрнең үзенчәлеге нәрсәдә, хәтер урыны һәм мәдәни кодлар, Екатеринбургта Татар бистәсе: проектның барлыкка килү тарихы кебек темалар турында сөйләшәчәкләр.

Лекцияләрне URBANTATAR һәм ZYAB.PROJECT проектлары авторы Гүзәл Әхмәтгәрәй, тарихчы, экскурсовод Гүзәлия Гыйматдинова, тарихчы, культуролог Энҗе Дусаева, «Екатеринбург татар бистәсе» проекты җитәкчесе Илдар Хәбибуллин алып бара. Форумның соңгы көнендә нәтиҗәләр ясала.

14 ноябрь, «Мәдәният һәм урбанистика»

  • Чаралар ике телдә уза. Форумда белем алучыларга «Ачык университет» сертификатлары тапшырылачак. Катнашу түләүсез, форумның һәр блогына алдан аерым теркәлергә кирәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100