news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә «Акыл фабрикасы» республикакүләм белем бирү форумы була

Катнашу түләүсез, форумның һәр блогына алдан аерым теркәлергә кирәк.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). «Ачык университет» белем бирү платформасы 12-14 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә узачак белем форумына чакыра.

Өч көнлек программа дүрт юнәлешне колачлый: IT, Заманча мәгариф, Этномәдәни проектларны үстерү һәм маркетинг, Мәдәният & Урбанистика. Катнашучылар өч көн дәвамында экспертлардан лекцияләр тыңлаячак, һөнәри остаханәләрдә белем алачак, дискуссияләрдә һәм воркшопларда катнашачак, кейслар чишәчәк, диелә китапханә сайтында.

Форумда эшмәкәрләр, проект җитәкчеләре, блогерлар, маркетологлар, ТР Фәннәр академиясенең семиотика институты, Талантлар университеты, КАИ, Цифрлы трансформацияләр үзәге, төбәк инновацияле проектлар фонды хезмәткәрләре, шулай ук республиканың яшьләр министры һәм цифрлаштыру министры катнаша.

«Ачык университет» мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләрнең киңәйтелгән тупланмасын тәкъдим итә.

«Акыл фабрикасы»ның лекцияләр циклы 12 ноябрьдә ТР милли китапханәсендә (Пушкин урамы, 86) башланып, 14 ноябрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә (Шахиди, 7) тәмамлана.

Чаралар ике телдә уза. Форумда белем алучыларга «Ачык университет» сертификатлары тапшырылачак. Катнашу түләүсез, форумның һәр блогына алдан аерым теркәлергә кирәк. Шулай ук онлайн трансляция оештырылачак, диелә хәбәрдә.

  •  Форум турында тулырак танышу өчен сылтама
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100