news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татар галимнәре профессор Флера Сафиуллинаның каберен зиярәт кылды

Татар галимнәре профессор Флера Сафиуллинаның каберен зиярәт кылды
Гөлназ Мөгътәсимова

Татар галимнәре күпсанлы дәреслекләр һәм сүзлекләр авторы, профессор Флера Сафиуллинаның каберен зиярәт кылган.

«Флера Садриевнаның кабере Иске татар зиратында урнашкан. Ел саен 24 майда, Флера апаның туган көнендә, без остазыбызның каберенә барабыз. Каберен чистартабыз, чәчәкләр салабыз, рухына дога кылабыз. Ул хөрмәткә лаек шәхес, андый остазыбызны онытырга ярамый», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Каюм Насыйри институты директоры, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова.

Зиярәт кылырга Флера Сафиуллина белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, шәкертләре, фикердәшләре барган. Исән булса, галимәгә быел 85 яшь тулыр иде. Кичә Флера Сафиуллинаның 85 яшьлегенә багышланган искә алу кичәсе булды.

  • Флёра Сафиуллина (24.05.1938 - 6.12.2011) – галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиясенең хакыйкый əгъзасы. Синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы буенча студентларга лекцияләр укыган галим.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100