news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар энциклопедиясе институты Татарстан журналистикасы энциклопедиясен әзерли

Искәндәр Гыйләҗев Журналистлар берлеге анкеталарына җавап бирергә чакырды.

Татар энциклопедиясе институты Татарстан журналистикасы энциклопедиясен әзерли
Солтан Исхаков

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты ТР Журналистлар берлеге белән бергә Татарстан журналистикасы энциклопедиясен әзерли. Бу хакта институт директоры Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Энциклопедиянең кайчан чыгачагын әйтә алмыйм, анысы бездән генә тормый. Анкетаның үрнәге Татарстан Журналистлар берлеге сайтында бар, теләгән һәр журналист аны тутырып, безгә җибәрә ала», — диде ул.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының төбәкне өйрәнү һәм социаль-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Лариса Айнетдинова анкеталар булмыйча торып, журналистларның биографияләрен яза алмауларын әйтте.


Галерея: ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапларны тәкъдим итү

«Авторлык хокуклары бар. Безгә анкеталарны үзләре тутырып җибәрсен иде. Бүгенге көндә берлектән йөзгә якын тутырылган анкета алдык», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot