news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энциклопедия институты: ТАССР турындагы китапларда уникаль фактлар тупланды

Җыентыкларда XX гасыр башындагы ачлык елларында төшерелгән сирәк фотосурәтләр урын алган.

Энциклопедия институты: ТАССР турындагы китапларда уникаль фактлар тупланды
Солтан Исхаков

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин институт әзерләгән китапларда халыкка аз билгеле булган мәгълүмат чыкканын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ”да узган ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Без архивларга, китапханәләргә бардык, алардан яңа мәгълүматлар җыйдык. Энциклопедия бер стильдә язылган, ә китапларны очерк формасына чыгару өчен яңа мәгълүматлар кирәк. Текстны туплаудан тыш, иллюстрация базасын җыю зур авырлык тудырды. Фотографияләр җитешми, күбесе юк. Аларны бөртекләп җыйдык. Аеруча XX гасыр башындагы дәүләт эшлеклеләренең фотосурәтләрен табу кыенга туры килде», — ди ул.

Энциклопедия институты өч басма тәкъдим итте: «Татарстанга 100 яшь: иллюстрацияләнгән энциклопедик очерклар», «Татарстан дәүләт хакимиятенең һәм идарәсенең үзәк органнары (1920 — 2020 еллар): фәнни-белешмә басма», «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз» җыентыклары. «Тарих фәне кабатлауны яратмый. Басмалардагы мәгълүматны кабатламыйча, яңа системага салырга туры килде», — дип аңлатты Рафаил Шәйдуллин.

«Меңнән артык иллюстрацияне туплауда Татарстанның Милли музее, ТР Дәүләт архивы һәм шәхси коллекцияләр ярдәмгә килде. Алар арасында ачлык елларында төшерелгән уникаль фотолар да, республикабызның истәлекле вакыйгаларыннан сурәтләр дә бар», — дип өстәде «Заман» нәшрияты директоры Марат Гарифҗанов.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев дүртенче басма әзерләнүе турында да әйтте. «Ул „100 сәяси эшлекле“ дип атала. Анда Татарстан тарихындагы 100 шәхес турында фәнни-биографик очерклар урын алачак. Кемнәрне сайларга икән, дип озак бәхәсләштек. Җыентык дөнья күргәч барыбер безгә тәнкыйть эләгәчәк, әмма без мөмкин кадәр объектив булырга тырыштык», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100