news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына багышланган энциклопедик китаплар рус телендә дөнья күрде

Энциклопедия институты директоры Искәндәр Гыйләҗев басмаларның киләчәктә татар телендә дә чыгарылачагын вәгъдә итте.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган энциклопедик китаплар рус телендә дөнья күрде
Солтан Исхаков

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты ТАССРның 100 еллыгына багышланган басмаларын рус телендә чыгарган. Бу хакта институт директоры Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Без, традицион рәвештә, басмаларыбызны башта рус телендә әзерлибез. Татар энциклопедиясе дә иң элек рус телендә дөнья күрде, аннан соң гына татарчага тәрҗемә ителде. Әмма төп юнәлешебез — соңрак булса да, басмаларыбызны татар телендә чыгару. Киләчәктә татарча да басылып чыгар дип ышанабыз», — диде ул, татар матбугат чаралары журналистлары китапларның башта рус телле булып чыгуларына дәгъва белдерүенә җавап итеп.

Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, институт моңа кадәр чыккан энциклопедик басмаларның барысының да татар вариантын чыгарган.

Заман» нәшрияты директоры Марат Гарифҗанов басмаларны татар теленә тәрҗемә итеп чыгаруны зур хыял дип атады. «Энциклопедия программалары тәмамланырга тиеш иде, акча да бүлеп бирелгән иде. Бюджет дефицитлыгы аркасында булган акчаны кире сорап алдылар. Әгәр дә акча табып булса, татарча да чыгарсак әйбәт булыр иде», — дип өстәде ул.

Тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин татар телле басманың соңрак чыгуының уңай ягы да булуын әйтте. Татар вариантында каитапларны тулыландыру мөмкинлеге бар, диде ул.

«Без басмаларны мөмкин кадәр танытырга тырышабыз, ләкин финанс мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, артык тираж белән дә чыгара алмыйбыз. Энциклопедия институты 25 елдан артык фәнни эштә үз эшен алып бара. Без максатыбызга ирештек: 6 томлы татар энциклопедиясе дөнья күрде. Татарстан, республикабыз халкы турында мәгълүматны таратуны төп бурычыбыз дип күрәбез», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Марат Гарифҗанов әлеге басмаларны классик энциклопедиядән аерылып торуын әйтте. «Без аны тематик принцип буенча эшләдек, Татарстанның 100 еллык дәвамында нәрсәләр узганын шунда кертергә тырыштык», — дип сөйләде ул.


Галерея: ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапларны тәкъдим итү

«Җыентыкларны әзерләгән вакытта дәүләт органнары да мөрәҗәгать итте. Җыентыкларда татар халкы турында гына мәгълүмат биреп калмыйча, Татарстан халкын һәрьяклап дөньяга тәкъдим итәргә тиешбез», — диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының төбәкне өйрәнү һәм социаль-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Лариса Айнетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100