news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салих Батыев милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сораган булган

Тарихчы Әлфия Галләмова Совет чоры Башкортстан татарлары өчен этник үзенчәлекләрне саклау заманы булуын әйтте.

Салих Батыев милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сораган булган

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыевның 1960 елда документларда милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сорап гариза язуын әйтте. Бу хакта ул Актанышта үткән конференциядә «Совет чорында Башкортстан татарлары: социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеш факторлары» доклады белән чыгышында сөйләде.

«Гаризасында ул партия документында милләт пунктында башкорт сүзен татар сүзенә үзгәртеп язуларын сорый. Сәбәбен болай аңлата: „Әтием һәм әнием — татар, гаиләдә без өч егет, һәм башкорт булып язылганбыз. 1930 елда өлкән абыебыз безне башкорт булып теркәгән. Шул вакыттан алып мин барлык җирдә дә башкорт булып язылып барам“, — ди ул. Бу гаризасын ул 1960 елның алтынчы декабрендә яза», — диде ул.

Әлфия Галләмова Совет чорын — Башкортстан татарлары өчен этник үзенчәлекләрне саклау заманы булуын искәртте. «Алар руслаштыру һәм башкортлаштыру процессына каршы торырга тиеш була. Башкортлаштыру сәясәте башкорт халкы саны исәбен арттыру максатыннан эшләнелә», — дип әйтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100