news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосы мөхәррире «Калеб» тапшыруы турында: Талантлы яшьләргә һәрвакыт яшел ут

«Тәртип» радиосы мөхәррире «Калеб» тапшыруы турында: Талантлы яшьләргә һәрвакыт яшел ут
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Калеб» тапшыруына кемнәрне чакырулары турында сөйләде.

«Киләсе килеп тә, китермәгән кешеләр бар. Анысын яшереп тормыйм. «Тәртип» радиосы һәм «Калеб» тапшыруының үзенең худсоветы бар. Монда бернинди акча, ротация турында да сүз бармый. Аның үзенең эчке таләпләре бар. Ләкин талантлы яшьләргә һәрвакыт яшел ут», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

«Калеб» тапшыруы алып баручысы Миләүшә Ризванова бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният институтында укуын, билгеле шәхесләр, яшь иҗатчылар белән һәрвакыт аралашып торуын, төрле проектларда күрешүен әйтте.

«Аларны «Калеб» тапшыруына чакырам. 2022 елдан үзләре дә тәкъдим итеп, шалтыраталар. «Бездә шундый егет, кыз бар, аларны чакырыгыз әле, ишетсеннәр иде, сөйләсен иде», - диләр. Бик рәхәтләнеп чакырабыз», - диде ул.

  • «Тәртип» радиосы, ун еллыгы уңаеннан, кабатланмас моңлы концертлар циклын дәвам итә. «Тәртип» радиосында бара торган, аның белән бергә үскән яшьләр өчен мәйдан булган «Калеб» тапшыруына да ун ел. Шул уңайдан, 22 августта 19.00 сәгатьтә Чулпан мәдәният үзәгендә талантлы яшьләр катнашында «Тәртип»ле «Калеб» концерты була.
  • Концертта Илнар Шәрәфетдинов, Мөнир Марданов, Наилә Низамиева, Нәзирә Хөсәенова, Руслан Габбасов, Булат Нәҗипов, Миләүшә Закирова, Гөлия Зәһретдинова, Айзилә Гарифуллина, Рүзәл Шакиров, Илдар Сафин, Самат Мөхәмәтҗанов һ.б. җырчылар катнаша. Биючеләрдән – Алсу Мәгъсүмҗанова, «Яз» бию ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, Камил Сәлахов, «El Deseo» бию төркеме.
  • Инструменталистлар: Ильяс Камал, Ильяс Фәрхуллин, Дәниф Сафиуллин, Айбулат Харисов, Зилә Гайнуллина. Нәфис сүз осталары һәм шагыйрьләр: Айзат Вахитов, Булат Ибраһимов, Айнур Гәрәев, Гөлүсә Гыйбадуллина чыгыш ясаячак. Концертны Миләүшә Ризванова һәм Зөлфәт Вәлиуллин алып барачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100