news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Ризванова: «Калеб» тапшыруы аша яшь иҗатчылар турында күбрәк беләләр

Миләүшә Ризванова: «Калеб» тапшыруы аша яшь иҗатчылар турында күбрәк беләләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Тәртип» радиосында «Калеб» тапшыруын алып баручы Миләүшә Ризванова әйтүенчә, яшь иҗатчыларны «Калеб» тапшыруы аша күбрәк танып белә башлыйлар.

«2021 елдан «Калеб» тапшыруын алып барам. «Калеб» – уникаль тапшыру, чөнки безгә һәрвакыт яшь иҗатчылар гына килә. Алар – төрле юнәлешнең (музыка, әдәбият, җыр-моң һ.б.) үз остасы. Барлыгы 126 тапшыру чыкты. Йөзгә якын яшь шәхесне ачтык. Яшь иҗатчыларның күзләре янып тора, аларның максат-хыяллары шулкадәр күп! Фикерләре белән уртаклашалар. Минемчә, ул бик тә кирәкле тапшыру», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, «Калеб» тапшыруы яшьләргә уйлары, хисләре, хыяллары турында сөйләргә мөмкинлек тудыра. «Алар безгә бик теләп килә, кайберләрен берничә тапкыр чакырам, яңа проектлары турында сөйлиләр. «Калеб» тапшыруы аша алар турында күбрәк беләләр, кызыксына башлыйлар, социаль челтәрләрдә яза башлыйлар. Аларның да үз тыңлаучылары, тамашачылары күбәя», - диде тапшыруны алып баручы.

«Тәртип»ле «Калеб» концертында мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин да катнашачак.

«Дистәгә якын музыка уен коралларында уйный беләм. Хәзер күбрәк халкыбызда югалган уен коралларын кайтаруга, үстерүгә, яшьләр арасында кызыксындыру өстендә эшлим. Концертта ике номер белән чыгыш ясаячакмын. Биюче Алсу Мәгъсумҗанова белән күмәк номер әзерлибез. Шулай ук, төрле уен коралларында борынгы көйләр уйнарга ниятлим. Тумышым белән Теләче районы Иске Җөри авылыннан. Казан дәүләт музыка көллиятен, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамладым», - диде ул.

«Тәртип» радиосы, ун еллыгы уңаеннан, кабатланмас моңлы концертлар циклын дәвам итә. «Тәртип» радиосында бара торган, аның белән бергә үскән яшьләр өчен мәйдан булган «Калеб» тапшыруына да ун ел. Шул уңайдан, 22 августта 19.00 сәгатьтә Чулпан мәдәният үзәгендә талантлы яшьләр катнашында «Тәртип»ле «Калеб» концерты була.

  • Концертта Илнар Шәрәфетдинов, Мөнир Марданов, Наилә Низамиева, Нәзирә Хөсәенова, Руслан Габбасов, Булат Нәҗипов, Миләүшә Закирова, Гөлия Зәһретдинова, Айзилә Гарифуллина, Рүзәл Шакиров, Илдар Сафин, Самат Мөхәмәтҗанов һ.б. җырчылар катнаша. Биючеләрдән – Алсу Мәгъсүмҗанова, «Яз» бию ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, Камил Сәлахов, «El Deseo» бию төркеме.
  • Инструменталистлар: Ильяс Камал, Ильяс Фәрхуллин, Дәниф Сафиуллин, Айбулат Харисов, Зилә Гайнуллина. Нәфис сүз осталары һәм шагыйрьләр: Айзат Вахитов, Булат Ибраһимов, Айнур Гәрәев, Гөлүсә Гыйбадуллина чыгыш
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100