news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Гыймадиева: «Тәртип» радиосында бик күп иҗатчыларга юл бирелә

Ләйлә Гыймадиева: «Тәртип» радиосында бик күп иҗатчыларга юл бирелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Тәртип» радиосының баш мөхәррир урынбасары Ләйлә Гыймадиева фикеренчә, радиода бик күп иҗатчылар өчен ишек ачыла, аларга юл бирелә.

«Бүген дә без исемнәре билгеле булмаган яшьләрне күрәбез. Билгеле бер вакыт үткәч, алар да Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин сыман халык, тамашачы кабул иткән яшьләргә әйләнер дип ышанабыз. Тамашачылар арасында сораштыру үткәрәбез, «Калеб»не өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып тыңлый. «Яшь иҗатчылар белән таныштырасыз, дәвамлы булсын», - дип телиләр. Тыңлаучыларның сорауларын исәпкә алып, «Калеб» тапшыруларының ун еллыгына нәтиҗә ясарга булдык. «Тәртип» радиосында яшьләр өчен тапшыру дәвам итәчәк», - диде ул.

Аның әйтүенчә, штатта өч кеше генә булса та, тапшырулар тукталып калмый, өч кеше исәбенә чыга бара. «Калеб» тапшыруы Гүзәл Сәгыйтова тәкъдиме буенча 2014 елдан бирле эфирга чыга башлады. Без аның идеясен күтәреп алдык. Ул вакытта радионың форматы башкачарак иде, ул күбесенчә урта буын һәм өлкәннәр өчен йөз тотты. Безнең форматтан беркадәр тайпылыш булса да, яшьләргә мәйдан кирәклеген аңлап, без «Калеб» тапшыруына бик теләп риза булдык», - диде Ләйлә Гыймадиева «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

«Ул вакытта таныла башлаганнар яки исемнәре билгеле булмаган кешеләр – Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Шәех һ.б. атна саен эфирга килеп, әңгәмәләрдә катнаша иде. Бу дәвердә 50ләп тапшыру эфирга чыккан (алып баручы – Эльвина Нәҗипова). 2021 елдан тапшыруларны Миләүшә Ризванова алып бара башлады, 2021 елдан 126 тапшыру эфирга чыккан», - диде баш мөхәррир урынбасары.

Ләйлә Гыймадиева бүгенге көндә эфирда 27 тапшыру һәм сәхифә эфирга чыгуын әйтте. «Тәртип» радиосы архивында 40лап төрле исемдәге тапшыру бар. Ун ел дәверендә һәр тапшыру йөздән артык тапкыр чыкты. Бүгенге көндә штатта булмаган 20ләп кеше тапшыру алып бара. Алар арасында Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Рүзәл Йосыпов, Сәидә Аппакова, Рәкыйп Гаффар һ.б. бар. Аларның юлын Миләүшә Ризванова, Регина Шакирова һ.б. яшьләребез дәвам итә», - диде ул.

«Ун ел эчендә 40лап шәхеснең төрле тапшырулар алып бара. «Күп кенә тапшырулар җәен чыкмыйча тора. «Мәңге сүнмәс нур», «Тәртипле бакча», «Тузмый торган бүләк», «Мөһаҗирләр», «Тәртипле иртә», «Әниләр һәм бәбиләр», «Әдәби мирас» кебек тапшырулар җәен дә эфирга чыга. Һәр атнаны бер шәхескә багышлыйбыз. Мәсәлән, бу атна – Наил абый Касыймовка багышлана. Иҗаты, җырлары, әсәрләре, аның турындагы фикерләрне туплап бирәбез», - диде Ләйлә Гыймадиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100