news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ризәлә Исмәгыйлева: «Тәртип» радиосы кыйбласына тугры калып, дөрес юлдан бара

Ризәлә Исмәгыйлева: «Тәртип» радиосы кыйбласына тугры калып, дөрес юлдан бара
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева радионың ун еллыгы уңаеннан аның эшчәнлеге турында сөйләде.

«Ун ел, бер карасаң, кечкенә генә юбилей кебек. Ләкин «Тәртип»нең тарихы бик зур. «Кабатланмас моңнар» дип аталган өч зур концерт оештырганбыз. Монда күпме халык артисты, музыкант, талантлы шәхесләр «Тәртип» дип, үзләре йөгереп килеп, тыңлаучылар белән тамаша залында очрашырга әзер булып, безнең белән бергә булды! Татарның күренекле шәхесләрен үзенә тартып, берләштерә алганбыз. Тамашачы белән аралашырлык мәйдан булдыра алганбыз икән, «Тәртип» кыйбласына тугры калып, дөрес юлдан бара, дигән сүз», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, ун ел эчендә бик күп тапшырулар эшләнгән, аларны санап бетерерлек түгел. «30 төргә якын тапшыру чыккан вакытлар да булды. Тапшыру, җырларыбыз, фикерләвебез дә «үткән белән көткән арасында күпер салучы» шигаренә туры килә. Бишек җырларыннан башлап, яшүсмер, олылар өчен дә, ягъни һәр яшь үзенчәлегенә туры килгән тапшыру бар. Дин, мәдәният, сәнгать, мәгърифәт – барысы да бар. Бу – татарның үзаңын үстерү, калебен яхшырту өчен эшләнелә», - диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Ул тапшыру алып баручылар арасында да 80 яшьлек кешеләр барлыгын әйтте. «Мәсәлән, иң өлкән алып баручы – Сәидә Аппаковага 89 яшь тулды. Бөтенесен сәхнәгә чыгарып та булмый. Шуңа күрә, аларны радионың ун еллыгы уңаеннан оештырылган ифтарга чакырган идек. Арабыздан киткәннәрнең хатыннары, ирләре дә килде. Барысын да җыярга тырыштык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен, бу эшләр дә эшләнде», - дип искәртте баш мөхәррир.

«Болар барысы да – үткән белән көткән арасында күпер салу, дип башкарыла. Талантлы яшьләргә мәйдан бирү – төп максатларыбызның берсе. Тәвәккәл адым булды, чөнки таныш булмаган исемнәр да бар, әмма алар бик талантлы, укытучылары зыялы кешеләр. Бу безнең тынычсызрак дөньяда, борчылып йөргән вакытта өмет чаткысы булып, башкарган эшебезне күрсәтү. Безнең өмет өзелә торган түгел, чөнки бик талантлы яшьләр килә», - дип саный Ризәлә Исмәгыйлева.

Радионың баш мөхәррире Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай заманында да тел бетә дигән сүзләр булган, ләкин тел бетмәгән дип исәпли. «Бер агым булып, талантлы, өметле яшьләр килеп кергән... Бүгенге көндә дә шундый өметле агым барлыгын, үткәндәге яхшыны киләчәккә алып барып, тоташтыра алган яшьләр кирәклеген «Тәртип»ле «Калеб» концертында күрсәтәсе килә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100